Шушы көннәрдә Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Зәкят" фонды делегациясе генераль директоры урынбасары Ирек Җиһаншин һәм аның ярдәмчесе Илнур Альметов булдылар.
Шулай ук кунакларны Аксубай муниципаль районында "Бердәм Россия" партиясенең вәкиле Руфиль Дәүләтшин һәм Аксубай районы Мөхтәсибе Равил хәзрәт Зуферов озатып йөрде.
Визитның максаты булып ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларның хәлен белү торды.
Ирек Җиһаншин билгеләп үтте: "Шунысы сөенечле, приютта балаларга сыйфатлы тернәкләндерү хезмәте күрсәтелә һәм балигъ булмаганнар тиешле һәм лаеклы шартларда тора".