Минзәлә комплекслы үзәге белгече үзеңә ышанырга ярдәм итә

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Гүзәл Муракаева гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Ышанычлы, ышанычсыз һәм тупас тәртип" дип исемләнгән чара үткәрде.

Чарада патронажда торучы гаиләләрдән 10-14 яшьлек балалар катнашты.

Очрашу тренинг элементлары белән әңгәмә форматында узды. Балалар күнегүләр башкарды, фикер алышты, сораулар бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International