"Кайгырту" үзәге белгечләре сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән чара үткәрде

2017 елның 28 марты, сишәмбе

"Өмет нуры" клубы эшчәнлеге кысаларында Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Анна Трескина һәм Йолдыз Фатихова социаль тернәкләндерү бүлекчәсе базасында сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән чара үткәрде.

Чарада катнашучылар арасында күп балалы гаиләләрдән әниләр булды.

Чара сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру, социаль активлыкны күтәрү һәм гаилә сәламәтлеген ныгыту максатыннан оештырылды.

Очрашу барышында видеоролик күрсәтелде һәм буклетлар таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International