Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире мәгълүмати очрашуда катнашты.
Татьяна Фассахова өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Очрашу вакытында социаль хезмәт төрләре һәм исемлеге, социаль хезмәтләргә тарифлар, түләүле һәм түләүсез нигезләрдә социаль хезмәт күрсәтү турында фикер алыштылар.
Шулай ук “Өлкән кешене гаиләгә алу” пилот проекты, килешү төзү өчен кирәкле таләпләр темасына да кагылдылар.
Чара ахырында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар өләшенде.