“Шатлык” приюты карамагындагы мәктәпкәчә балаларга янгын сүндерү бүлегенә экускурсия оештырылды.
Экскурсиянең төп максаты булып балаларны коткаручылар һөнәре белән таныштыру, аңа кызыксыну уяту торды.
Әлеге бинада балаларны бик җылы каршы алдылар. Чара барышында балаларга коткаручы һөнәре турында сөйләделәр. Балалар кызыксынып янгын сүндерү машинасын, коткаручылар киемен, техникаларны карады, үз сорауларны бирде.