"Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр өчен чара үткәрде.
Чараның максаты булып язгы каникул вакытында мөмкинлекләре чикле балаларны социаль-мәдәни җайлаштыру һәм оештыру торды.
Экскурсия барышында балалар һәм аларның әти-әниләре Түбән Кама шәһәрендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән танышты.