Шушы көннәрдә Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Югары Кондрата һәм Адельшино авылларының гомуми белем бирү учреждениеләрендә булды.
Дәүләт халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте профконсультанты һөнәр сайлау кагыйдәләре турында искә төшерде. Аннары 7-11 сыйныф укучылары тест язды.
Чара ахырында укучыларга видеороликлар күрсәтелде һәм хезмәт белән тәэмин итү үзәгеннән сувенирлар тапшырылды.