Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Сәламәт буын" клубының тәүге очрашуы узды.
Клубның бурычы булып зарарлы гадәтләр яшүсмерләрнең организмына начар йогынты ясавы турында мәгълүмат җиткерү торды.
Беренче очрашуда балалар төрле күнегүләр башкарды, төркемдә уңай психологик климат булдырырга өйрәнде.