Бөгелмә “Яңарыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең шәфкать туташы Тамара Храмова “Сәламәтлек дәресе” үткәрде.
Чара кысаларында гриппны дәвалау ысуллары һәм профилактикалау турында әңгәмә оештырылды. Соңыннан балалар витаминлы иртәнге аш ашады, күнекмәләр башкарды.