"Богородский рай" үзәгендә чираттагы сәламәтлек дәресе үткәрелде

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең шәфкать туташы Эльмира Хәсәнова социаль хезмәт алучылар өчен лекция-әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында хезмәткәр гриппны профилактикалау алымнары, битлекләр кию, вируска каршы препаратлар кабул итү, шулай ук гигиена таләпләрен үтәү һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат җиткерде.

Чара ахырында барлык катнашучыларга да мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International