Алдагы көндә Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы Илгиз Вафин үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бүләк һәм котлауларны "Богородский рай" үзәге директоры исеменнән өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Илсөяр Сабирова һәм социаль эш буенча белгеч Рузилә Айсина тапшырдылар.