Чистай районы башлыгы урынбасары эш визиты белән "Юлдаш" интернат-йортында булып кайтты

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт коллективы район башлыгы беренче урынбасары Рөстәм Хаматов белән очрашты.

Рөстәм Хаматов 2016 елда Чистай районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре, өлкән буын гражданнарның мәнфәгатьләрен кайгырту стратегиясе турында сөйләде.

Чыгышыннан соң район башлыгы урынбасары интернат-йортта торучыларның яшәү шартлары белән дә танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International