2016 елда Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты коллективы тарафыннан "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар проектын тормышка ашыруга зур эш башкарылды. Барлыгы проектны гамәлгә ашыру өчен 3 миллион сумнан артык иганәче чаралары һәм волонтерлар җәлеп ителде.
2016 елның декабрь аенда "Буыннар хәтере" фонды учреждениегә тернәкләндерү җиһазы куйды, шушы көннәрдә исә 2 тонометр һәм 6 ортопедик матрас бүләк итте.