Шушы көннәрдә Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен Арча районы Түбән-Аты авылында урнашкан кыяр үстерү теплицасына экскурсия оештырдылар.
Яшелчә үстерүчеләр балаларга кыяр уңышы алу серләрен аңлаттылар, һәр этабын практик хезмәттә күрсәттеләр. Балалар зур кызыксыну белән хезмәкәрләрнең фидакарь эшләрен, төрле ысуллар кулланып, салкын көннәрдә дә зур уңышка нигез салуларын аңладылар.
Мондый очрашулар балаларда табигатькә мәхәббәт уята, төрле һөнәрләр белән таныштыра.