Шушы көннәрдә Питрәч “Шатлык” приютында хезмәткәрләрнең эшлекле җыелышы узды.
Җыелышта тәрбиячеләр һәм билгечләр бер еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Биредә шулай ук, приютта тәрбияләнүче балаларга нинди тернәкләндерү чаралары күрсәтелү турында хисап ясалды, ирешелгән үңышлар турында сөйләделәр. Шушы нәтиҗәләрдән чыгып 2017 елга бурычлар куйдылар.