Яр Чаллы “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге карамагындагыларга экскурсия оештырылды

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

25 нче гыйнварда Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе җитәкчеләре РООИ РТ “Спортивное движение” белән  берлектә «КАМАЗ-автоспорт»ка экскурсия оештырдылар.

Чарада 22 инвалид бала һәм 14 ата-ана катнашты. Балалар бик кызыксынып Айдар Рәисовичны тыңладылар, автомашиналар, ярышта катнашкан җиңүчеләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International