Шушы көннәрдә Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре профилактикалау системасы субъектлары белән берлектә түгәрәк өстәл оештырды.
Чарада Мелекесский урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-11 сыйныф укучысы - 26 кыз-бала катнашты.
Түгәрәк өстәлне оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге чара кыз-балаларда гигиена һәм рухи мәдәният тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Чара барышында Тукай үзәк район хастаханәсе хатын-кызлар консультациясе буенча белгеч Гүзәл Галиева, Мелекесский фельдшер-акушерлык пункты мөдире Акулина Архипова, "Шәфкать" үзәге психологы Ләйсән Насыйрова чыгыш ясадылар.