Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү дәресләре укыталар

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Кичә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре урта гомуми белем бирү мәктәп укучылары өчен ике һөнәри юнәлеш бирү дәресе үткәрде.

Шулай итеп, 6 нчы мәктәпнең 4 сыйныф укучылары "Һөнәрләр калейдоскобы" дип исемләнгән кинотеатрда булып кайтты. Биредә мәктәп укучылары һөнәрләр турында мультфильмнар карады.

№14 Татар гимназиясенең 7 нче сыйныф укучылары белән психологик тест язу уздырылды.

Очрашу ахырында балалар табиб, күчемсез милек буенча агент һөнәрләре турында фильмнар карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International