Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр үткәрә

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Күчмә офисы Чистай-Высельский урта гомуми белем мәктәбендә булып кайтты.

Биредә 8,9 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрелде.

Күчмә чара барышында үзәк белгече һөнәр сайлап алуның төп кагыйдәләре, бүгенге көндә ихтыяҗы зур булган һөнәрләр турында хәбәр итте.

Чара ахырында яшүсмерләр тест язды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International