Әлмәттә узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 99 кеше катнашты

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ачык ишекләр көне кысаларында Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чарада түбәндәге оешмаларның 12 эш бирүчесе катнашты: «Альметьевское троллейбусное управление» МУП, "Баулюкс" ҖЧҖ, «Альметьевское ПОПАТ» АҖ, "Кадрлар үзәге" ҖЧҖ, "Әлмәт машина төзү заводы" ҖЧҖ, НАО "Электрощит", Балалар шәһәр хастаханәсе перинаталь үзәге, "Район мәдәният йорты" МБУ, "РемСервисТранспорт" ҖЧҖ.

Эш бирүчеләр столяр, автобус йөртүче, бухгалтер, әйдәп баручы икътисадчысы, хезмәт буенча белгеч, киңәшче, механик, токарь, фрезеровщик, троллейбус йөртүчесе, кондуктор, инженер-электронщик, слесарь-электрик, электр монтеры, шәфкать туташы, врач (хирург, ортопед, кардиолог, гинеколог, невролог), ветеринария фельдшеры, табиб ярдәмчесе, әйдәп баручы методист, авыл мәдәният йорты директоры, тәрбияче, кече тәрбияче, автомобильләр ремонтлау буенча слесарь һәм башка һөнәрләр буенча вакансияләр тәкъдим итте.

Ярминкәгә барлыгы 99 кеше килде. Чара йомгаклары буенча 7 кешегә алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International