Шушы көннәрдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы 1 нче № дәвалау-төзәтү колониясенә барды.
Очрашу барышында үзәк белгече хезмәт базары, ихтыяҗы зур булган һөнәрләр, эш эзләү технологияләре, һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләде.
Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Түбән Кама наркология диспансерында да булып кайтты.
Әлеге чараның максаты булып исәпкә басу шартлары, эшкә урнашу мөмкинлеге, һөнәри белем алу турында мәгълүмат җиткерү торды.