Яңа Савин районында узган вакансияләр ярминкәсендә 100дән артык кеше катнашты

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Казан шәһәре Яңа Савин районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече-ярминкәсенә йомгак ясады.

Шулай итеп, чарада районның түбәндәге предприятие һәм оешмаларның вәкилләре катнашты: 110№ Балалар бакчасы, "АК Барс медицина" ҖЧҖ, «ППФ страхование жизни» ҖЧҖ, «ДЮСШ Волна», "Инвест плюс" ҖЧҖ, "Тимерхан бизнес үзәге" һәм башкалар.

Эш бирүчеләр инженер, персонал буенча менеджер, оператор, call-үзәге белгече, иминиятләштерү консультанты, шәфкать туташы, пешекче, шеф-пешекче, официант, маляр, урам себерүче кебек белгечлекләр буенча 34 вакансия тәкъдим итте.

Ярминкәгә барлыгы 107 кеше булды, шуларның 16на эшкә урнаштыру өчен юлламалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International