Бүген Кукмара "Шәфкать" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дартс буенча ярыш уздырылды.
Социаль педагог Наилә Турова сүзләренчә, әлеге чараның максаты булып балаларның физик сыйфатларын үстерүдә тора.
Ярышның йомгаклары буенча беренче урынны егетләр арасында Руслан Нигъмәтҗанов, икенче урын Рүзәл Багавиев, өченче урынны Ислам Кәримов яулады. Кызлар арасында беренче урынны Алинә Петрова, икенче Гульфина Заһидуллина, өченче урында Марина Фролова булды. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.