Шушы көннәрдә Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова булып кайтты. Биредә кунак “Бергә булдырабыз” республика проектының гамәлгә ашырылуының этаплары белән танышты.
Искәртеп узабыз, әлеге проектның максаты булып социаль приютта торучы балалар һәм яшүсмерләргә уңайлы шартлар тудыру тора.
Проектның өч юнәлеше билгеле:
–приютта "кунак бүлмәсен" оештыру һәм төзекләндерү;
–һөнәри юнәлеш бирүче чаралар эшләү һәм аларны тормышка ашыру;
–приютның территориясен төзекләндерү, универсаль спорт-уен мәйданчыклары булдыру.