Шушы көннәрдә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Мария Александрованың "Чәчәкләр калейдоскобы" дип исемләнгән проекты "ЛУКОЙЛ" ҖАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулады.
Проект "Өмет Яры" үзәгендә ландшафт зонасын булдыруны күздә тота.
Билгеләп узарга кирәк, 2017 елның башында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге командасы проектының беренче этабын гамәлгә ашырырга кереште. Бүгенге көндә учреждение территориясен яшелләндерү планы төзелеп килә, кирәкле җиһазлар сатып алына.