Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Адав-Толымбай авылында яшәүче яшүсмерләр белән алкоголизмны профилактикалау буенча төркемле дәрес үткәрде.
Укучылар игътибар белән психологның чыгышын тыңлады, күнегүләр башкарды, диспутта актив катнашты.
Үзәк белгечләре фикеренчә, мондый чаралар балаларда хәмергә тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга өйрәтә.