Буа халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 2016 елның эшчәнлегенә йомгак ясады

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Буа халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рәсим Абитов район башкарма комитетында чыгыш ясады. Биредә үзәк директоры 2016 елда башкарган эшчәнлегенә йомгаклар ясады.

Чарада түбәндәге предприятие һәм оешмаларның җитәкчеләре катнашты: "Буа шикәр заводы" ҖЧҖ, "Буа машина төзү заводы" ҖЧҖ, "Район мәдәният йорты", «Буинская МСО» ЯАҖ, "Буа элеваторы" ААҖ, Буа медицина училищесы, «Мелиоводстрой Буинский» ҖЧҖ һәм башкалар.

Көн тәртибендә җәмәгать эшләрен оештыру, балигъ булмаган гражданнар, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру, инвалидларны махсус эш урыннарына эшкә урнаштыру, һөнәри белем бирү, вакантлы эш урыннары ярминкәләре оештыруга кагылышлы сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International