Кукмара "Тылсым" үзәгендә мәктәп укучылары булып кайтты

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 4 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 2а сыйныф укучыларына үз ишекләрен ачты.

Мәктәп укучыларын үзәк директоры Нурсөя Мөбәрәкова каршы алды. Биредә директор социаль хезмәтнең барлыкка килү тарихын сөйләде һәм учреждениенең үзенчәлекләре белән таныштырды.

Укучылар трудотерапия, физиока кабинеты, тоз бүлмәсендә булды, үзәкнең эшчәнлеге турында белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International