Шушы көннәрдә Тукай “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насыйрова төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс сыйныф укучылары катнашты.
Дәреснең максаты булып конфликтлы хәлләрдә үзеңне тотырга өйрәтү, эмпатия хисе формалаштыру торды.
Төркемле дәрестә төрле категория гаиләләрдән 16 балигъ булмаган бала катнашты. Шулай ук, катнашучылар белән тест язу да оештырылды.