Питрәч районы “Шатлык” приютында яңа инновацион технологияләр кертү өстендә зур эшләр алып барыла. Шуларның берсе булып “Кулинар мәктәбе» дигән яңа технология тора.
Әлеге технологиянең максаты булып яшүсмерләрне тормышта үз урыннарын табуда ярдәм күрсәтү, мөстәкыйль тормышка әзерләү.
Шулай итеп, шушы көннәрдә приютта “Минем киләчәк профессиям” дигән әңгәмә үтте.
Тәрбияләнүчеләр бик зур кызыксыну белән үзләренең тәрбиячеләрен тыңлады, практикада пешекче һөнәре үзенчәлекләре белән танышты.