Шушы көннәрдә Балтач районы Бурбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Маргарита Сарчинага 95 яшь тулды.
Шул уңайдан юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнисә Хәйруллина, Борбаш авыл җирлеге башлыгы Вәсилә Хәйруллина, "Бурбаш" ҖЧҖ директоры Рафис Солтанов котлады.
Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм Балтач районы башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.