Тыл хезмәтчәненә 90 яшь тулды

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Балтач районы Бурбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Кашифә Исрафиловога 90 яшь тулды.

Шул уңайдан юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнисә Хәйруллина, Борбаш авыл җирлеге башлыгы Вәсилә Хәйруллина, "Бурбаш" ҖЧҖ директоры Рафис Солтанов котлады.

Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм Балтач районы башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International