Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре рейд оештырды

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Шушы көннәрдә «Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау эшчәнлеген оештыру» программасы кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре рейд оештырды. Бу юлы үзәк белгечләре “Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе”ндә булдылар.

Рейд барышында белгечләр мәктәп җитәкчелеге белән күреште, Совет районының укучылары белән әңгәмә үткәрде һәм аларның яшәү шартлары белән танышты.

 Күрешү азагында барлык балаларга татлы Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International