Арча халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагыларның буш вакыты узенчәлекле уза

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Арча «Мәрхәмәтлек» үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагындагы өлкәннәрнең ял вакытлары кызыклы һәм файдалы үтә. Шулай итеп, 21 нче гыйнвар көнне  бүлек хезмәткәрләре «Аулак өй» дип аталган мәдәни чара  оештырды.

Әбиләр һәм бабайлар әлеге чара кысаларында   конкурсларда, уеннарда актив катнашты. Һәрберсе үзенең яшьлектәге күмәк уеннардан, шаян биюләрдән һәм  җырлардан күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, шатлыклы мизгелләр алып калды. Мәдәни кичә истәлекле хәтирәләрне яңарту, тормышта булган кызыклы вакыйгаларны искә алу белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International