Яр Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

2017 елның 19 гыйнварында Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә  вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үтте.

Эш эзләүчеләр белән очрашуга шәһәрнең  түбәндәге 6 оешмасыннан кадрлар белән эшләү белгечләре чакырылган иде: “СодексоЕвроАзия”, “Чаллы-Лада” ААҖ, “СЙ Дуслык” ҖЧҖ, “Силикат кирпеч заводы” ҖЧҖ, “Кама балалар медицина үзәге” ДАССУ һәм башкалар.

Эш бирүчеләр табиб-анестезиолог, табиб-педиатр, табиб-балалар хирургы, табиб-невролог, хезмәт куркынычсызлыгы буенча инженер, ягу мичләре операторы, сәүдә залы хезмәткәре, камыр эшләнмәләре остасы, акушер, шәфкать туташы, медицина лабораториясе технигы, җитештерү буенча җитәкче, сәүдә залы тикшерүчесе, пешекче, кассир, электр җиһазларын ремонтлаучы, хезмәт биналарын җыештыручы, официант, төяүче һәм башка һөнәрләр буенча вакантлы эш урыннарын тәкъдим итте.

Ярминкәдә 152 кеше катнашты, шуның 7нә алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International