Кайбыч районы авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, «Ак Барс Кайбицы» ҖЧҖ 95 хезмәткәренә хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды. Суммасы 1490 мең сумны тәшкил итә.

Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International