Шушы көннәрдә Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Гөлназ Галләмова үзәк карамагындагы өлкәннәр өчен Сокуровск авыл җирлеге мәдәният йортына экскурсия оештырды. Биредә “Чәчәк мотивлары" дип исемләнгән күргәзмә узды.
Күргәзмәгә килүчеләр авторларның эшен үз күзләре белән күреп, уңай тәэсирләр генә алып кайтты.