Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова ведомствоара исәптә торучы 10-13 яшьлек 14 бала арасында психодиагностика үткәрде.
Диагностика нәтиҗәләренә килгәндә, 25% баланың түбән коммуникатив контроле ачыкланды. 35% баланың исә урта һәм 40% баланың югары коммуникатив контроле билгеләнде.
Чараны оештыручы сүзләренчә, түбән һәм урта процент коммуникатив контроль күрсәткече булган балалар белән алга таба мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча дәресләр үткәреләчәк.