Түбән Камада ведомствоара рейдлар үткәрелде

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге җитәкчесе балигъ булмаганнар эшләре буенча әйдәп баручы белгеч, шулай ук Макаровское авыл җирлеге башлыгы белән берлектә ведомствоара патронажда торучы биш гаилә буенча рейдлар үткәрде.

Очрашу барышында гаиләләр белән профилактик юнәлештәге әңгәмә алып барылды. "Веста" үзәге белгечләре фикеренчә, мондый рейдлар даими рәвештә үткәрелә.

Шул ук көнне Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында Түбән Кама балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең күчмә утырышы узды. Утырыш барышында 9 гаиләнең административ материаллары каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International