Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә #ЮмартСишәмбе хәйрия акциясе дәвам итә

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

#ЮмартСишәмбе хәйрия акциясе кысаларында Әлмәт "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәге директоры Маргарита Шамсуллина учреждениене төзекләндерү һәм җиһазландыру эшләре алып барган иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Шулай ук, әлеге акция уңаеннан Яшел Үзән “Ышаныч” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары булып кайтты. Биредә педагоглар һәм укучылар музыка уен кораллары турында сөйләде, танылган композиторларның әсәрләрен башкарды.

Әтнә районында ел хәйриячесе Гөлсинә Нәҗмиева исә 4 инвалид балага көнкүреш техникасы һәм электроника кибетеннән сертификат бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International