Иртәгә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Әлеге ярминкәдә «Таргин Механосервис» ҖЧҖ вәкилләре катнашачак.
Биредә эш эзләүчеләргә слесарь-ремонтчы, электрогазосварщик, токарь, токарь-расточник, инженер-конструктор, инженер-технолог һәм башка һөнәрләр буенча вакантлы эш урыннары тәкъдим ителәчәк.
Чара сәгать 9.00да Азнакай шәһәре, Төзүчеләр урамы, 10 йорт, 101 кабинетта узачак.