Күптән түгел генә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең декадасы булып узды. Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге карамагындагыларны Арчаның төрле мәктәпләреннән килгән балалар үзләренең җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр. Күп кенә экскусияләр оештырылды. Шундыйларның берсе Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музеенда узды.
Музей хезмәкәре балаларны бөек шагыйребез Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштырды. Кечкенә Габдулланың балачак еллары, үсмер вакытларын, авыр яшьлек еллары һәм бик иртә авырып дөньядан китүе турында балалар бик диккать белән тыңлады. Ә инде Г. Тукай киемнәрен, көн-күреш кирәк яракларын, борынгы язмаларны алар кызыксынып карады.
Икенче катта урнашкан Кыш бабай биләмәләре, андагы әкияти күренеш, Кыш бабайга хат язулар, чыршы янында фотога төшү балаларга бигрәк тә ошады.
Ахырдан музей хезмәткәре балалар белән мастер- класс үткәрде. Балалар чыршыга төрле төстәге кәгазьләрдән чыршы уенчыклары ясады.