Шушы көннәрдә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Инвалидлар декадасы уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде.
Чараны кереш сүз белән социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе һәм "Татмедиа" АҖ филиалы директоры башлап җибәрде. Кунаклар балаларга күбрәк шатлыклы вакыйгалар теләп, татлы күчтәнәчләр өләште.
Шулай ук, чара кысаларында балалар өчен төрле уен, конкурс, мастер-класслар оештырылды.
Кичә чәй табыны артында тәмамланды.