"Наз" үзәгендә яңа ел тамашасы оештырылды

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа елда барыбыз да шатлыклы көннәр, күңелле мизгелләр, тыныч тормышлар көтәбез.

2016 елның 14 декабрендә  мөмкинлекләре чикле  кешеләр декадасы уңаеннан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә һәр елдагыча Яңа ел тамашасы уза. Чара  “Кышкы әкият” дип исемләнгән программа буенча барды. Мөмкинлекләре чикле  кешеләр әлеге чарада үзләре теккән маскалары белән чыгыш ясады, төрле яклап җыр-биюгә булган осталыкларын күрсәтте.

Кыш бабай һәм Кар кызы да үз урыннарын алып, сәхнә түрен бизәп, барлык катнашучыларны  Яңа ел белән котлап бүләкләр өләште. Бәйрәм уен, бию, җыр белән үрелеп барды. Чарада катнашкан бер кеше дә бүләксез калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International