Казанда Социалистик Хезмәт Герое Николай Фроловның хөрмәтләү тантанасы узды

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Бүген 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Социалистик Хезмәт Герое Николай Фроловның хөрмәтләү тантанасы узды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР ДОСААФ региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарә рәисе Радий Зарипов, Казан шәһәре Вахитов һәм Идел Буе районнары хакимият башлыгы урынбасары Алсу Асадуллина, "Радиоприбор" АҖ персонал буенча директор Данис Хәйруллин, “Татарстан Геройлары” иҗтимагый хәйрия оешмасы рәисе Илдус Мостюков, "Татарстан Республикасы ветераннары Берлеге" иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев катнашты.

Юбилярга мөрәҗәгать итеп, Эльмира Зарипова Хезмәт Героеның ветераннар хәрәкәтен яхшыртуда, патриотик тәрбия юнәлешендә зур өлешен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International