Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны “Мәскәү өчен сугышка 75 яшь” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
98 яшьлек Михаил Кузнецовка бүләкне Минзәлә районы башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова тапшырды.