Әлмәттә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗат фестиваленә йомгак ясалды

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Әлмәт "Ветеран" инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә "Йөрәктән йөрәккә" мөмкинлекләре чикле кешеләрнең иҗат фестивален ел саен уздыру күркәм традициягә кереп килә.

Бүген бәйгегә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Әлмәт район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, дини конфессияләр вәкилләре, Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре катнашты.

Иҗат фестивале җиңүчесе буларак Ветеран үзәгендә тернәкләнү узучы Әбүзәр Гайнетдинов игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International