Кичә "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә концерт оештырды. Чарада 23 тернәкләнүче катнашты.
"Концерт вакытында балалар җырлады, биеде, әкиятләрне сәхнәләштерде. Чараны оештыручылар өлкәннәргә, инвалидларга яхшы кәеф бүләк итте”, – дип билгеләп үтте хезмәт терапиясе буенча инструктор Ләйсән Кәбирова.