Яшьләргә патриотик тәрбия бирү программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова РФ Геройлар Көненә багышланган төркемле дәрес үткәрде.
Чарада 11-13 яшьлек балигъ булмаган бала катнашты. Очрашуның максаты булып Россия тарихы белән танышу, Ватан алдында бурыч һәм җаваплылык тоту, патриотизм, актив гражданлык позициясе тәрбияләү торды.
Дәрес барышында социаль педагог Ватан Геройлары Көне барлыкка килү тарихын сөйләде, викторина үткәрде.