Чистайда “Киләчәккә билет” конкурсының I этабы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләделәр

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Чистай районы башкарма комитетында "Киләчәккә билет" I Республикакүләм иншалар конкурсының җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.

Кереш сүз белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Хаматов чыгыш ясады. Ул катнашучыларга рәхмәт җиткереп, конкурсның әһәмиятен билгеләп үтте.

Эш белән тәэмин итү үзәге директоры Владимир Пономарев исә, конкурска йомгак ясады.

Шуннан соң җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International